Нурлат һәм шәһәрендә яшәүче кадерле хатын-кызларыбыз!
Сезне ямьле бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
8 Март - нәзакатьлелек һәм гүзәллек, сөйкемлелек һәм киң күңеллелек, ихтыяр көче һәм хезмәт сөючәнлекне үз эченә алган үзенчәлекле бәйрәм. Кайсы гына өлкәдә хезмәт куйсагыз да, сез җәмгыять өчен һәрчак үрнәк булып торасыз.
Һәм хәзер, илебез өчен гади булмаган вакытта да, сез хезмәтегезне волонтерлык эшчәнлеге белән бергә алып барасыз: кием-салым тегәсез, бәйлисез, маскировкалау челтәрләре үрәсез, яшелчәләр киптерәсез, ашамлыклар әзерлисез, шәмнәр ясыйсыз... Сез сугышчыларыбыз күңелендә ышаныч уятасыз, үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтәсез. Шул ук вакытта гаилә учагын тугры саклаучы булып та каласыз. Без сезне яратабыз һәм горурланабыз!
Гүзәл хатын-кызларыбыз! Гаилә елында йөрәкләрегездә тагын да зуррак мәхәббәт уты дөрләсен, һәр яңа көн бары тик шатлык – сөенечләр генә алып килсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, язгы кәеф телим!
Дамир Ишкинеев, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы