«Бердәм Россия»нең Нурлат җирле бүлеге оештырган акция районда яшәүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте.
Нурлат бердәмроссиялеләре Яшь гвардиячеләр белән бергә шәһәр урамнарында хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Алар хатын - кызларны бәйрәм уңаеннан лалә чәчәкләре бүләк иттеләр. Язгы чәчәкләр районда яшәүчеләргә бәйрәм кәефе таратты.