Нурлатта 8 Март бәйрәменә багышланган зур бәйрәм концерты узды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.

Бу көнне сәхнәдән ихлас күңелдән котлау сүзләре, иң җылы теләкләр, күңелле җырлар яңгырады. Ә хореография коллективлары барлык хатын-кызларга үзләренең иң яхшы бию композицияләрен багышладылар. Кыскасы, тамаша залы язгы кәеф, елмаю, шатлык атмосферасы белән тулы иде.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ул барысына да сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм яктылык теләде. Ул махсус хәрби операция зонасында туганнары һәм якыннары хәрби бурычын үтәгән хатын-кызларга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Монда ук Дамир Азатович профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән хатын-кызларга бүләкләр тапшырды. Ул «Ел хатын-кызы", “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнашучыларны район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Бу көнне гаилә тормышы юбилярлары аерым сүзләргә лаек булдылар. Түгәрәк даталар уңаеннан котлауларны Александр Михайлович һәм Наталия Николаевна Имуковлар, Минислам Вәли улы һәм Минҗихан Эдельхановна Мәсгутовлар, Ибраһим Солтан улы һәм Роза Мингадиевна Фазуллиннар, Анатолий Николаевич һәм Зинаида Егоровна Казюковлар, Раис Касымович һәм Өммегөлсем Вәлиәхмәт кызы Мотыгуллиннар кабул иттеләр.

Гомумән, бәйрәм чарасы бүләкләүләргә бай булды. Әйтик, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлегенең җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин кайбер хатын-кызларга «Россия Кызыл Хач» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Сугыш хәрәкәтләре ветераны Илнур Салахов белән бергә 29657 нче хәрби часть командованиесе полковник Ибраһимовтан Валентина Клявлина һәм Татьяна Ямугинага «Россия волонтерына» медале тапшырылды. Монда ук «Җиңү өчен тәм-томнар», «Үзебезнекеләр  өчен тегәбез» төркемнәре волонтерларын да билгеләп үттеләр.

Чараны районның үзешчән артистлары һәм «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенә    йөрүчеләрнең концерт номерлары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International