Бүләкне Марсель Сабировка Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм президиумы утырышында тапшырдылар.
Нурлат шәһәренең «Южный» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Марсель Сабиров «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды. Аңа күкрәк билгесен һәм таныклыгын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм президиумы утырышында тапшырды.
«Восток» кооперативы Нурлат, Аксубай районнары һәм Самара өлкәсенең 30лап торак пунктында яшәүчеләрдән сөт җыя. Заводта 12 төр сыр, шулай ук май җитештерелә. Кооператив заводында уңышлы җитештерү өчен барлык заманча җиһазлар бар, эшчеләр өчен шартлар тудырылган. Биредә 15 кеше эшли, ә кооператив 300дән артык пайчыны берләштерә.