Бүген Нурлат муниципаль районы Советында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Ул Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды. Көн тәртибенә төп сораулар куелды.
Беренчесе буенча Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин чыгыш ясады, ул Нурлат муниципаль районында 2023 елда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча эш һәм 2024 елга планнар турында сөйләде.
Транспорт дисциплинасын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшнең торышы, 2023 ел йомгаклары буенча һәм 2024 елның узган чоры нәтиҗәләре турында Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Ринат Паймурзин хисап тотты.
Биредә комиссия әгъзалары 2024 елда җирле әһәмияттәге юлларда горизонталь юл билгеләре, чокырлар ремонтлау һәм юлларны җәйге карап тоту буенча эшләрне башкаруга муниципаль контракт төзү турында фикер алыштылар.
Утырыш ахырында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетына юл хәрәкәте иминлеге буенча юнәлдерелгән гаризалар каралды.
Комиссия утырышы уңай дулкында тәмамланды, район башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында бүләкләү тантанасы узды. Нурлат шәһәрендәге «БДД» ДБУ ТУ профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинованы район башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үттеләр, Нурлат Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре Ранас Батдалов һәм Василий Матвеевка 2023 елның 4 кварталында «ДПСның иң яхшы экипажы» республика конкурсында җиңүчеләр буларак акчалата бүләкләүгә сертификат тапшырдылар.