«Нурлат-информ» җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Медаль белән бүләкләү турындагы Указга Татарстан Республикасы рәисендә Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Нурлат-информ» җитәкчесе  - баш мөхәррир  Резеда Әкрамовна Гиняева Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Резеда Гиняеваның журналистика өлкәсендәге стажы 37 ел тәшкил итә. Ул Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Журналистика өлкәсендә Резеда Гиняева хезмәт эшчәнлеген район газетасында башлый, ә 2000 елда аның җитәкчелегендә Нурлат телевидениесе, 2011 елда радио ачыла. Резеда Әкрамовна җитәкчелегендәге коллектив «ТАТМЕДИА» коллективлары арасында беренче федераль грант иясе була. Ул - Татарстанда барлык заман журналистларына беренче һәйкәл төзү инициаторы да. Инициативалы, эшлекле,  яшь журналистлар белән күп эшли.

Татарстан Республикасы медале Татарстан Республикасының дәүләт, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендә, республиканың икътисадый, фәнни һәм техник потенциалын үстерүдә хезмәттә югары казанышлар өчен бирелә.

Резеда Әкрамовнаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International