Нурлат үзәк китапханәсендә “Россия өчен тавыш бирәм" дип исемләнгән чара узды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Кичә мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Россия өчен тавыш бирәм» дип исемләнгән хокукый диалог форматында чара узды.

Китапханә белгечләре кунакларны сайлау системасы, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең тавыш бирү механизмы белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар өчен «Сайлаулар – җәмгыять - киләчәк» мәгълүмати стенды әзерләнде, сукыр кулланучылар материаллар белән аларны китапханәче аңлатмасы аша таныша алды.

Үзенчәлекле кулланучыларның чарада кызыксынуы һәм актив катнашуы аларның актив гражданлык позициясенә һәм ил язмышында мөмкин кадәр күбрәк катнашуына ышаныч бирә.

Ахырда китапханәче «Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе» биргән яңа сөйләүче китаплар һәм эре шрифтлы басмалар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International