Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортта бәйрәм концерты булды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Ул район мәдәният бүлегенең сәнгатьтә  катнашучылар тырышлыгы белән үткәрелде.

 

Мәдәният хезмәткәрләре өчен ел саен 8 Март Халыкара хатын – кызлар көне алдыннан концерт программасы белән интернат-йортка килү матур традициягә әверелде.

Хатын-кызларны Нурлат социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Афанасьева, район мәдәният бүлеге башлыгы Ольга Медникова, интернат-йорт директоры Роберт Газизуллин котлап изге теләкләрен җиткерде.

"Хатын-кыз ярдәмендә тормыш туа, нәкъ менә сез, хатын-кызлар, безнең ышанычлы тыл һәм таянычыбыз булып торасыз. Сезнең язмышыгыз ничек кенә авыр булмасын, сез авырлыклар һәм сынаулар белән лаеклы көрәшәсез.

Бәхет, игелек һәм үзара аңлашу сезгә", - диде Роберт Адлерович.

Концерт күп кенә тамашачылар яраткан якты, күңелле номерлардан, җырлардан төзелгән. Биредә яшәүчеләр Түбән Нурлат татар мәдәнияте үзәгенең «Өмет» ансамбле солистлары Фирүзә Бикташова, Миләүшә Сафиуллина һәм Сиринә Халитова чыгышларын, Миләүшә Кәримова, Марина Игнатьева, Марина Матюшкина, Диләрә Гатина башкаруындагы җырларны рәхмәтле алкышлар белән каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International