Бу аның район чемпионатында өченче җиңүе.
Шәһәр Мәдәният сараенда шахмат буенча 41нче район чемпионаты нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды. Чемпионат 2023 елның 2 декабреннән 3 мартына кадәр 17 шахматчы катнашында узды.
Кызу көрәштә Михаил Безруков чемпионат җиңүчесе булды. Икенче урында Илһам Әхмәтов, өченче позициягә Григорий Ермолаев чыкты. Бүләкләү тантанасы Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Эльнара Азизова катнашында узды. Ул җиңүчегә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бу көнне яшь шахматчылар Айрат Хадеев, Адриан Соловьев һәм Роберт Самерханов та бүләкләр алды, алар быел беренче тапкыр чемпионатта катнаштылар.