Нурлат районы аграрийлары кыр эшләренә әзерләнәләр

2024 елның 3 марты, якшәмбе

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек көннән-көн актив бара.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, техниканың 80 проценты басуга чыгарга әзер, чәчү өчен орлыклар җитәрлек, алар 100 процентка тикшерелгән. Хуҗалыкларда шулай ук минераль ашламалар туплау дәвам итә. Районда язгы кыр эшләренә әзерлекне март ахырына тәмамлау бурычы куелды.

 

Фото "Нурлат-информ" архивыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International