Агымдагы елның төп сәяси вакыйгасы булган Россия Президенты сайлауларына ике атна кала.
Нурлат шәһәрендә сайлауларга әзерлек барышында без территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алсу Рәхмәтуллина белән сөйләштек.
- Алсу Насыйховна, Россия Президентын сайлаулар өч көн рәттән узачак. Бу нәрсә белән бәйле?
- Сайлаулар 15, 16, 17 март көннәрендә узачак. Бу көннәрдә барлык сайлау участокларының ишекләре 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Сайлауларның шулай өч көн дәвамында үткәрелүе исә иң беренче чиратта сайлаучыларның уңайлылыгы эшләнә. Кемнәрдер, бәлки, эш атнасыннан соң, башка шәһәргә яки авылга китәргә планлаштыргандыр. Шуңа сайлау участогына җомга көнне эштән соң кереп тавыш биреп чыга алалар. Гомумән, һәркем бу өч көндә һәркем сайлауларда катнашу өчен үзенә уңайлы вакытны сайлый ала.
-Сайлау көннәрендә командировкага китүчеләр яки төрле хәлләр буенча башка торак пунктларда булучылар да бар бит әле. Алар сайлауларда катнаша алачакмы соң?
– Әлбәттә. Мондый очраклар өчен «Мобиль сайлаучы» механизмы эшкә кертелде. Ул Россия Президентын сайлауларда сайлаучының яшәү урыны буенча теркәлүенә карамастан, илнең теләсә кайсы ноктасында тавыш бирү мөмкинлеген бирә. 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр нурлатлылар аларны күпфункцияле үзәктә, территориаль сайлау комиссиясендә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында булачак урында буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирә алалар. 6-11 мартта участок сайлау комиссиясендә дә шундый гаризалар кабул ителәчәк.
- Алсу Насыйховна, шәһәрдә ничә сайлау участогы эшләячәк?
- Шәһәрдә 15 даими һәм 1 вакытлыча сайлау участогы формалаштырылды. Вакытлыча сайлау участогы район үзәк хастаханәсендә дәваланучылар өчен оештырылды. Сайлау көннәрендә хастаханәдә дәваланучы пациентлар үз палаталарында тавыш бирә алачак. Гомумән, шәһәр буенча сайлаучылар исемлегендә 26 меңнән артык сайлаучы исәпләнә.
- Сайлаучылар үз сайлау участоклары турында мәгълүматны кайдан белә алалар?
- РФ Президенты сайлауларында беренче тапкыр Бөтенроссия «ИнформУИК» проекты эшләтеп җибәрелде. 17 февральдән башлап шәһәр буйлап 65 кеше фатирдан-фатирга йөреп, сайлаучыларга участок сайлау комиссияләренең эш графигы, тавыш бирү юллары турында сөйлиләр, шулай ук өйдә тавыш бирергә теләк белдергән гражданнардан гаризалар кабул итәләр. Моннан тыш, обходчылар телефон номеры һәм сайлау участогы адресы белән мәгълүмати материаллар тараталар. Аларның бурычы-һәр фатирга, һәр сайлаучыга барып җитү. Аларны Россия флагы төсләрендә V хәрефе язылган ак жилет һәм аның исеме, фамилиясе, сайлау участогы номеры күрсәтелгән бейджик буенча танырга мөмкин. Үз сайлау участогыгызны шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки Үзәк сайлау комиссиясенең ЦИК.РФ сайтында да белергә мөмкин.
- Өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән кемнәр файдалана ала соң?
-Өйдә тавыш бирү сәламәтлек торышы, инвалидлык яисә мохтаҗ кешеләрне карау кирәклеге аркасында сайлау участогына килә алмаучылар өчен оештырылачак. Моның өчен 7-17 мартта (14.00 сәгатькә кадәр) үз участок комиссиясенә язмача яки телдән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 5 марттан 11 мартка кадәр мондый гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» Порталы аша да бирергә мөмкин.
- Алсу Насыйховна, Гаилә елы кысаларында Татарстанда «Сайлауларга бөтен гаилә белән!» акциясе игълан ителде.
- Нурлатта сайлауларга гаилә белән килү традициясе элек-электән яшәп килә. Әлеге акция нәкъ менә шул күркәм традицияне саклап калу, аны буыннардан- буынга тапшыру максатыннан үткәрелә. Сайлау участокларына гаилә белән килегез, акция кысаларында үткәреләчәк төрле чараларда бердәм булып катнашыгыз. Балалар, әби-бабалары, әти-әниләре белән сайлауларда катнашуларын гомерлеккә истә калдырырлык булсын.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!