Нурлатның балалы гаиләләре социаль ярдәм чараларын ала

2024 елның 2 марты, шимбә

Ана (гаилә) капиталы – “Демография” милли проектының үзәк чарасы.

  • 01.01.2020 соң туган беренче балага күләме 630 380,78 сум тәшкил итә һәм бу датадан соң икенче бала яки ике бала туганда – 833 024,74 сум;

17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен Бердәм пособие

Бердәм ярдәм чаралары системасы кысаларында Бердәм пособие йөклелек чорында ук бирелә. Бала тугач, гаилә 17 яшькә кадәр Бердәм пособие алуын дәвам итә ала.

Түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә комплекслы бәяләү нәтиҗәсе буенча билгеләнә һәм: балаларга 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум; йөкле хатыннарга: 50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум тәшкил итә.

Күп балалы әниләргә вакытыннан алда пенсия

Хокукның барлыкка килү шартлары: берничә бала туу (уллыкка алу) һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү; әнинең 50 яшькә (5 һәм аннан да күбрәк бала), 56 яшькә (4 бала) һәм 57 яшькә (3 бала) җитүе; иминият стажы 15 елдан да ким түгел; 2024 елда шәхси пенсия коэффициенты 28,2 дән дә ким түгел.

2023 елда Татарстан Социаль фонды белгечләре 2,5 меңнән артык күп балалы анага вакытыннан алда пенсия билгеләде. Шулардан 50 яшьтә – 188, 56 яшьтә – 295, 57 яшьтә-2101 күп балалы әни лаеклы ялга чыкты.

Инвалид баланың бер ата-анасына вакытыннан алда пенсия

Хокукның барлыкка килү шартлары: гаиләдә 8 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләү; әнисе 50 яшькә яки әтисе 55 яшькә җитү; иминият стажы 15 һәм 20 елдан да ким түгел; 2024 елда индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) күләме 28,2 дән ким түгел. Инвалид баланы караган һәр ел өчен (гомумән алганда 6 елдан артык түгел) 1,8 ИПК исәпләнә, ә ата-анага (опекунга) айлык түләү 10 мең сум тәшкил итә. 2024 елдан инвалид баланы карау буенча бу түләүләр ата-ана (опекун) тулы булмаган эш көненә, шул исәптән дистанцион рәвештә эшкә чыкканда да саклана.

2024 елда йөклелек һәм бала тудыру буенча һәм бала туганда пособие

Татарстанда 24,5 меңнән артык ана декретта булганда әлеге төр пособиене алган. Юнәлдерелгән акчаларның гомуми күләме 3 768,8 млн.сум тәшкил итте.

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 604,30 сум. Ике һәм аннан да күбрәк бала туганда пособие һәр балага түләнә. 2023 елда 26,5 мең эшләүче ата-анага 610,7 млн. сумлык һәм 4,8 мең эшләмәүче ата-анага 111 млн. сумлык пособие бирелгән.

Беренче баланың тууы (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләү

(01.01.2018 елдан 31.12.2022 елга кадәр туган балаларга) әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә эшкә яраклы халыкның 2 тапкыр ПМ зурлыгыннан кимрәк булса билгеләнә (ягъни Татарстанда 14 317 сум х 2 = 28 734,40 сум).

Түләү күләме – Татарстан Республикасында билгеләнгән балалар өчен ПМ күләме-12 741 сум.

1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие

Эшләүче ата-аналарның берсенә уртача хезмәт хакының 40% күләмендә түләнә. 2024 елның 1 февраленнән минималь күләме 9 227,24 сум, ә максималь күләме 49 123,12 сум тәшкил итә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча айлык пособие 4 975,9 млн. сумга 51,7 мең гаилә алган.

Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие

Бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 604, 30 сум тәшкил итә. Әгәр инвалид баланы, яки 7 яшьтән өлкәнрәк баланы, яки абыйлары (апалары) булган балаларны уллыкка алу /кызлыкка алу булса, пособие 187 996,90 сум күләмендә түләнәчәк.

Инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре бирү

Һәр өстәмә ял көне уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә. Ял көннәре эш бирүче белән килештерелә, тиешле гариза кадрлар бүлегенә бирелә. Көннәрне бер-бер артлы да, төрле даталарга ай дәвамында таратып та алып була. Кулланылмаган ял көннәрен туплап, аннары 24 көнгә кадәр бер тапкыр ял итү мөмкин.

Инвалид балага айлык акчалата түләү

Инвалидлар һәм инвалид балалар ай саен акчалата түләргә хокуклы. 01.02.2024 елдан 3802,78 сум тәшкил итә.

Хәрбиләрнең гаиләләренә һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренә пособиеләр һәм ярдәм чаралары

СФР эшчәнлегендә МХОда катнашучы гаиләләргә, геройларга аерым игътибар бирелә.

 Хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт үтә торган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие 38 963,47 сум. 2023 елда бер тапкыр бирелә торган пособие мобилизацияләнгән хәрбиләрнең 209 йөкле хатынына билгеләнгән

Хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт үтә торган хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие 16 698,63 сум. Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балаларына айлык пособие 1 098 балага карата билгеләнгән. Әгәр балаларның әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның элеккеге хезмәт хакы (шул исәптән хезмәт хакы, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар) мохтаҗлык хисабына исәпкә алынмый

 Коммуналь түләүләрне компенсацияләү. Индивидуаль исәпләнә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча факттагы чыгымнарның 60% ы, торак бинада теркәлгән барлык гражданнарның гомуми чыгымнарыннан гаилә әгъзаларының өлешен тәшкил итә

 Йортны ремонтлау өчен бер тапкыр түләү. Размеры гаилә әгъзаларының һәм шәхси торак йортта яшәүче затларның санына карап индивидуаль исәпләнә, түләү 10 елга бер тапкыр бирелә, әгәр торак йорт Дәүләт яки муниципаль торак фондына карамаса; милектә булган торак бина күп фатирлы йортта урнашмаган булса

Баланың җәйге ялы өчен ел саен түләү. Елына бер тапкыр гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучыларына гына бирелә. 2024 елда аның күләме 35 466,95 сум.

Хәрбиләрнең балаларына айлык пособие. 2024 елда күләме 2942, 03 сум.

 • Хәрби травма аркасында инвалидларга һәм һәлак булган (үлгән) хәрбинең гаилә әгъзаларына ай саен компенсация. Гаиләгә түләү айлык компенсацияне гаилә әгъзалары санына бүлү юлы белән исәпләнә, шул исәптән инвалидның үзен дә инвалидлык төркеменә ярашлы рәвештә кертеп: I төркем: аена 22 908,62 сум, II төркем: аена 11 454,30 сум, III төркем: аена 4 581,72 сум.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International