Мобилизацияләнгән нурлатлыларның гаиләләре социаль Фонд ярдәмен ала

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда мобилизацияләнгән гаиләләр социаль Фонд ярдәмен ала.

Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашучыларга түләүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәләр

Свода катнашучылар, шулай ук аларның гаиләләре Россия Социаль фонды линиясе буенча берничә түләүгә хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Алар хәрби хезмәткә чакырылу буенча, шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие алу хокукына ия. Пособие бала туган көннән алып 3 яшькә кадәр билгеләнә, әмма баланың әтисе хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәтне башлаган көннән иртәрәк түгел. 2024 елда түләү күләме 16 698 сумга тигез. Әгәр гаиләдә хәрби хезмәткә чакырылган хәрби гаиләсендә бала туу көтелә икән, йөкле хатынга 38 963 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләү каралган.

СВОда катнашучы гаиләләр дә бердәм пособиегә гариза бирә ала. Шул ук вакытта мобилизацияләнгән тормыш иптәшенең керемнәре түләүне билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар гариза бирүче тарафыннан тәкъдим ителә. Пособие 6 айга билгеләнә. Бу вакыт узгач, гаилә кабат гариза яза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International