«Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең категориясенә һәм оешма төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә.
Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.