Узган ел ТР Социаль фонды бүлегенең Нурлат районында клиентлар хезмәтендә (бүлек хокукларында) элек пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 201 иминият һәм социаль пенсия билгеләнгән.
Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә рәсмиләштерелде.
Социаль фонд проактив режимда пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләнү турында мәгълүмат медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша түләү билгеләнү турында хәбәр җибәрелә.
Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр билгеләнмәгән булса, инвалидлык бирелгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны гражданин үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.
"Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга билгеләнгән түләүләрне кабат исәпли һәм аларга социаль пособиеләр билгели. Айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы- шундыйлардан. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.