Нурлат аграр техникумында вакантлы эш урыннарының кече ярминкәсе узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Монда хәзерге чыгарылыш төркем студентлары потенциаль эш бирүчеләр белән очрашты.

Район икътисадының төрле өлкәләреннән 20ләп эш бирүче башта җитештерү остаханәләрендә һәм аудиторияләрдә мастер-классларда булды, анда техникум эшчәнлеге, студентларның профессиональлеге белән таныша алдылар. 2нче курс укучылары Артем Убамзаров һәм Никита Нестеров кунакларга мастер-класс күрсәттеләр, алар икесе дә автомеханикка укыйлар.

"Техникумны тәмамлагач, мин шул ук профиль буенча югары белем алырга җыенам. Әлбәттә, мин туган шәһәремә кайтырга ниятлим. Вакансияләр ярминкәсе күрсәткәнчә, биредә эш һәрвакыт табып була", - дип уртаклашты Артем Убамзаров.

Дамир Ишкинеев районда кадрлар үстерү һәм аларның җитмәве белән көрәшүнең мөһимлеге турында да сөйләде.

"Район Башлыгы буларак, мин, әлбәттә, яшьләребезнең, лаеклы белем алгач, туган шәһәребездә калуы, район файдасына хезмәт итүе белән кызыксынам», – дип билгеләп үтте ул.

Чара актлар залында дәвам итте. Биредә эш бирүчеләр студентларга үз предприятиеләрендә булган вакансияләрне тәкъдир итте. Алар арасында «ТрансСервисНурлат» предприятиесе директоры Илдар Рәхимов та бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International