Дамир Ишкинеев яшь гаиләгә торак шартларын яхшыртуга сертификат тапшырды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Санговларның яшь гаиләсенә торак сертификаты-торак урыны алуга социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды.

Бүләкләү тантаналы рәвештә, яшь гаиләнең барлык әгъзалары катнашында узды.

“Сез районда абруйлы табиб, нурлатлылар Сезне хөрмәт итәләр", – диде Дамир Азатович, котлау сүзләре белән гаилә башлыгына таныклык тапшырганда.

Табиб-хирург Насимджон Сангов Нурлат үзәк район хастаханәсендә 2018 елдан бирле эшли.

"Без хәзер үзебезгә туры килә торган торак эзләү белән мәшгуль. Фатир алырга телибез. Безгә Нурлатта яшәү бик ошый, бу шәһәрдән китәргә җыенмыйбыз», – диде Насимджон Сангов.

#Яшьләргәторак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International