Нурлатта"Baby Skills" чемпионатының муниципаль этабы узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Район балалар бакчаларыннан 20дән артык катнашучы 11 компетенциядә көч сынашты. Балалар физик культура, лаборатория һәм химия анализы, кием һәм аксессуарлар дизайны, кондитер эше, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, рәсем сәнгате, мәктәпкәчә тәрбия, инженер-төзелеш эшчәнлеге, музыка, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм флористика өлкәсендә үз осталыкларын күрсәтте.

"Чемпионатның максаты – мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү. Әзерләнү һәм анда катнашу тәрбияләнүчеләргә сайланган һөнәр турында күбрәк белергә һәм анда үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Татьяна Абакшина.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар онлайн-форматта "Baby Skills" чемпионатының республика этабында Нурлат районы исеменнән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International