4нче мәктәпнең ата - аналар комитеты республика конкурсының финалына үтте

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Узган атнада Базарлы Матакта «Дус сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары конкурсының зона этабы узды. Безнең районны 4нче мәктәпнең ата-аналар командасы тәкъдим итте.

Җаббаровлар, Бакировлар, Якубовлар, Миншиннар һәм Сандимировлар гаиләләре, конкурсның муниципаль этабында җиңеп, зона этабына актив әзерләнә башладылар.

"Бу безнең өчен онытылмаслык вакыйга булды. Биредә Җиңү өчен Алексеевск, Әлки, Лаеш һәм Спас районнарыннан командалар көрәште. Без визит карточкасында лаеклы чыгыш ясадык, тематик күргәзмә тәкъдим иттек, иҗади проектны якладык», – дип уртаклашты 4нче мәктәпнең 6Б сыйныфы әти-әниләре.

Аларның якты чыгышларын компетентлы жюри бәяли, нәтиҗәдә, 1нче урынны алып, Нурлат командасы республика конкурсының финалына чыга. Һәм бу көннәрдә яңа көчләр белән анда да җиңү яуларга әзерләнә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International