Татарстанда машина-трактор паркын яңарту кысаларында 2024 елда 1,2 млрд сумлык 242 берәмлек техника сатып алынган

2024 елның 24 феврале, шимбә

61 трактор, 23 ашлык җыю комбайны, өч терлек азыгы җыю комбайны һәм 155 берәмлек башка техника сатып алуга 1,2 млрд сумнан артык акча тотылган.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

2024 елның март-апрель айларына республикада дәүләт ярдәме 3,7 млрд сум тәшкил итәчәк, шулардан терлекчелеккә – 1,9 млрд сум, игенчелеккә һәм мелиорациягә – 1,4 млрд сум, техник һәм технологик модернизациягә – 500 млн сум.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International