"Дуслык" газетасы редакциясенә хатны Самара шәһәреннән РФнең атказанган төзүчесе, «Прогресс-В» компанияләр төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин җибәрде.
Күптән түгел миңа Нурлатта Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышлап үткәрелгән “Сәләтең – тиңсез хәзинә” төбәкара иҗат фестивалендә катнашырга туры килде. Туган якларым Нурлатка чираттагы сәяхәтем миндә шулай ук бик матур, онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Район башлыгы Дамир Ишкинеев белән шәхсән очрашып, Нурлатта барган матур үзгәрешләрне күреп сөендем, сөйләшү барышында тагы бер кат аның компетентлы, яхшы күңелле, югары һөнәрмән җитәкче булуына инандым. Төбәкара фестиваль дә югары дәрәҗәдә үтте, нурлатлылар үз төбәкләреннән чыккан шәхесләрне олылый беләләр, аларның бай иҗади мирасын саклау юлында зур хезмәт куялар. Боларның барысы өчен дә Дамир Азатовичка һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлегенә олы рәхмәтләремне белдерәм, - дип язган автор.