Нурлатлылар бәйрәм көнендә сугышчыларга бүләкләр тапшырды

2024 елның 23 феврале, җомга

Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәгенә йөрүчеләр, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Ватанны саклаучылар көнендә СВО сугышчылары өчен бүләкләр тапшырды.

Алар, әйтерсең лә, сугышчыларның заказларын үтәгәннәр: рация һәм антенна комплектларын, генераторны сатып алганнар һәм тапшырганнар. Боларның барысын да алар Нурлатка кыска вакытлы ялга, десантчы сугышчыларга һәйкәл янында килгән Цыган атамалы сугышчыга тапшырды.

"Сезнең теләкләрегезне үтәргә тырышабыз, чөнки моны уртак максатка – җиңүгә ирешү өчен эшлибез. Әлбәттә, җиңү безнең кулда булачак. Сезгә нык сәламәтлек, көч, сабырлык һәм, әлбәттә, исән-сау өйләрегезгә әйләнеп кайтуыгызны телибез», – диде Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин.

Актив озын гомер үзәге җитәкчесе Анжела Закирова, «Нурлатнефть» НГДУ ветераннар советы рәисе Евгения Казанкина һәм башкалар да җылы котлаулар һәм теләкләр юллады.

Цыган 2 ел элек мобилизацияләнгән, шофер булып хезмәт итә, өйләнгән. "Хатыным белән көн саен шалтыратышабыз, мондый мөмкинлек бар. Нурлат егетләре белән хезмәт итәм, кәефебез яхшы. Ә радиотапшыргыч, антенналар, генератор-безгә хәзер кирәкле әйбер. Без алга барабыз, һәм безгә һәрвакыт элемтәдә торырга кирәк», – дип уртаклашты сугышчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International