Хөрмәтле Ватан сакчылары, нурлатлылар! Сезне чын күңелемнән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
Бу олы бәйрәмдә һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче якташларыбыз – Ватаныбызның чын ватанпәрвәрләре: алар һәр көнне илебезнең тынычлыгы һәм куркынычсызлыгы сагында торалар. Һәм аларның хезмәте иң тирән рәхмәтләр һәм хөрмәтләүләргә лаек. Хәрби эшнең иң яхшы традицияләрендә, бабалары, әтиләре, абыйлары үрнәгендә тәрбияләнгән сугышчыларыбыз батырлык һәм кыюлык, намуслылык үрнәге күрсәтәләр.
Без аларга һәм тылда сугышчыларыбызга төрле яклы ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтлебез. Ватанга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, нурлатлылар! Һәр көнегез игелек белән тулып торсын, якыннарыгызның аңлавын тоеп, тыныч тормышта гомер итегез. Бәйрәм белән!
Дамир Ишкинеев, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы