Би Күлендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан бильярд буенча турнир узды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Турнирда авылның 11 ир-аты үз осталыкларын күрсәтергә һәм җиңүче исеме өчен көрәшергә теләк белдерде.

"Авылда бильярд буенча турнирны без беренче тапкыр оештырдык, - дип сөйләде авыл мәдәният йорты режиссеры Фәридә Садыйкова.

 - Инициативаны безнең авылда яшәүче Рушан Яруллин белдерде. Без аның идеясен хупладык, команда тупладык. Уеннар 19 февральдә, бәйрәм алдыннан башлана, ә 22 февральдә 6 финалист иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк. Турнирны оештыруда авылыбызның шәхси эшмәкәрләре Иршат Зәйнуллин һәм Рияз Садыйков спонсорлык ярдәме күрсәттеләр, авыл җирлеге җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтте».

Турнир бикүлелеләрдә  зур кызыксыну уяткан. Сүз уңаеннан, авылда бильярд уйнарга теләүчеләр саны арта бара. Былтыр район җитәкчелеге авыл халкына яңа бильярд өстәле бүләк иткән.

"Гражданнарның Нурлат районы җитәкчелеге белән кышкы очрашулары вакытында авылдашыбыз Фаил Гафиятуллин бильярд өстәле алу үтенече белән мөрәҗәгать итте, - дип билгеләп үтте Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова. - Узган елның май аеннан мәдәният йортында зур җанлану күзәтелә, һәр кичне ир-атлар уйнарга килә, аларга студентлар да кушыла. Бильярд авыл халкын берләштерүче көчкә әверелде, мәнфәгатьләр буенча үзенчәлекле түгәрәк барлыкка килә. Киләчәктә өстәл уеннары – шахмат, шашка, домино сатып алырга планлаштырабыз».

Турнир бильярд уенының барлык кагыйдәләре буенча узды. Беренче урынны 72 яшьлек Минсабир Габитов яулады. Ул яшьтән үк бу уен белән мавыга, һәм осталыгында аңа бүгенге көнгә кадәр авылда тиңнәр юк.

"Фәридә Котдусовнаның турнирны уздыру турындагы белдерүен күргәч, шунда ук язылдым", - дип уртаклашты ул.

Икенче урында – Ринат Садыйков, өченчедә-Рушан Яруллин.

Алсу Шакирова һәм Фәридә Садыйкова барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар, ә җиңүчеләр һәм призерлар спонсорлардан аерым бүләкләр белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International