Нурлатта туган тел көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.

Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елның 17 ноябрендә дөньяның тел мирасының төрлелеген саклау һәм яшәтү максатыннан оештырылган, бәйрәм 2000 елдан башлап билгеләп үтелә.

Көннең беренче яртысында Нурлат районының барлык мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган тел көненә багышланган чаралар узды. Аннары алар барысы да Халыклар дуслыгы йортында мәгариф бүлеге оештырган район чарасына җыелдылар. Сәхнәдән төрле телләрдә җырлар һәм шигырьләр яңгырады, балалар милли костюмнарда халык биюләрен башкардылар.

Чарага җирле шагыйрьләр Илдус Диндаров һәм Әлфия Төхвәтуллина чакырылган иде. Яшь буынга мөрәҗәгать итеп, алар үз тамырларын онытмаска, туган телләрен өйрәнергә һәм ана телендә сөйләшергә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International