Кичә, 20 февральдә, Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясының VI хисап-сайлау конференциясе узды.
Аның эшендә Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева һәм «Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе»нең Нурлат бүлеге җитәкчесе һәм «Нефтче» Мамык мәдәни ят йорты директоры Юлия Магарина катнашты.
Конференциядә сүз 2021-2023 елларда Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлеге йомгаклары һәм алдагы чорга бурычлар турында барды.
Конференция кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Юлия Магарина Татарстан халыклары Ассамблеясының Мактау грамотасына лаек булды. Бүләкне аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.