Турнир 5 этапта «Мирас» яшүсмерләр клубында узды.
Ринат Миңнебаев истәлегенә багышланган район шахмат турниры гыйнварда старт алды. 25 яшь шахматчы якшәмбе көннәрендә «Мирас» яшүсмерләр клубында җыела, анда шахмат өстәлләре артында ике яшь категориясендә иң яхшылары ачыклана. Бишенче-соңгы этаптан соң җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. «1-4 сыйныф укучылары» категориясендә кызлар арасында 1 урынны Әмирә Шәрәфетдинова, малайлар арасында Илья Абрамов алды. Ә 5-8 сыйныф укучылары арасында Раяз Галимҗанов һәм Аида Абдулганиевага тиңнәр булмады. Аларга исемле кубоклар тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Эльнара Азизова, яшүсмерләр клубы директоры Инесса Яллина катнашында узды.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр алдылар, барлык катнашучыларга катнашучы сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне барлык ата – аналар исеменнән турнирның төп оештыручылары Галия Мөхтәсимова һәм Олег Павлов адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Яшь нурлатлылар шахмат уйнарга алар җитәкчелегендә «Дебют» шахмат клубында һәм «Мирас»яшүсмерләр клубында өйрәнәләр. Алар шулай ук беренче турнирны үткәрү инициаторлары да булып торалар.
"Өлкәннәр арасында Ринат Миңнебаев истәлегенә турнир инде берничә ел дәвамында үткәрелә. Быел укучылар арасында да үткәрергә карар иттеләр.
Ринат Мирзаевич Миңнебаев - Нурлат районында шахмат үсешенә зур өлеш керткән кеше. Ул районның күп кенә шахматчылары өчен остаз булып тора, күп вакытын балалар арасында спортның бу төрен үстерүгә дә багышлый. Безнең төп бурыч – Нурлат балалары арасында балалар шахматын үстерү һәм популярлаштыру», - дип билгеләп үтте “Дебют" шахмат клубы җитәкчесе Галия Мөхтәсимова