Нурлатта чыгарылган карны ташу өчен махсус урын билгеләнгән

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту бер эш, аны ташу да мөһим.

Район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге баш белгече Оксана Вяткина әйтүенчә, моның өчен махсус урын – Урман хуҗалыгы оешмасы артындагы беренче тыкрык бүлеп бирелгән.

- Карны талонсыз, түләүсез нигездә илтеп түгеп була, - дип билгеләп үтте ул.

Бу шулай ук актуаль. Чөнки, районның баш экологы билгеләп үткәнчә, юл буендагы кар таулары – бу канунны бозу.

– Кар өемнәрен тәүлек дәвамында чыгарырга кирәк, аларны юл кырыенда, яшел зоналарда туплау тыела,-диде ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе өлкән белгече Венера Мингалиева. - Елдан-ел шунысы күзәтелә: чистарту вакытында ком – тоз катнашмасы сибелгән карны яшел зоналарда-юл кырыенда һәм автомобиль юллары бүлеп бирелгән полосада җыялар. Бу, нигездә, юл хезмәтләренә кагыла.

Куркынычсызлыкны булдыру, ашыгыч хезмәтләргә керү өчен кар өемнәрен ташырга кирәк. Мондый таулар тротуарларны, юл кырыен яба, алар аркасында юллар тыгыз, юл чатында шоферлар өчен күрү мөмкинлеге кими. Бу уңайдан быел район оешмаларына һәм юл хезмәтләренә 13 кисәтү бирелде. Кисәтү буенча кагыйдә бозуны бетерү вакыты 60 көн тәшкил итә. Бу хокук бозулар өчен шактый штрафлар каралган: физик затларга – 5000, вазифалы затларга – 30 000, шәхси эшмәкәрләргә – 50 000, юридик затларга – 500 000 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International