Дамир Ишкинеев озын гомерле якташыбызны юбилее белән котлады

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Әлфия Сәйфетдинова Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның котлауларын кабул итте.

Тыл хезмәтчәне Әлфия Мостафа кызы Сәйфетдинова 1929 елда Яңа Әмзә авылында туа. 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне балалары һәм оныклары янында каршылый. Дамир Азат улы җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән аңа чәчәк бәйләме, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын, бүләкләр тапшырды.

Әлфия Мостафа кызының балачагы сугыш елларына туры килә. Кечкенәдән үк ул авыр крестьян хезмәтендә катнаша.

1953 елда кияүгә чыга, Габделхәй Исмәгыйль улы белән бергә алар 50 елдан артык яшиләр, 5 бала үстерәләр. Бүген уллары, кызлары, 10 оныгы, 14 оныкчыгы – сөенече һәм Әлфия Мостафа кызының таянычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International