“Уйнагыз, гармуннар " – Нурлатта!

2024 елның 18 феврале, якшәмбе

Нурлатта чәршәмбе көннәрендә эфирга чыга торган «Россия-1» ДТРК Татарстан телеканалының «Уйнагыз, гармуннар» программасын төшерү төркеме булып китте.

Тапшыруларны алып баручы Айзилә Батырханова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты педагогы Наил Сәгъдиев ике көн дәвамында «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә, Югары һәм Түбән Нурлат микрорайоннарында, Фома, Би Күле, Кәкре Атау, Кычытканлы авылларында үзешчән гармунчылар белән очраштылар. Тапшыру февраль ахырында март башында эфирга чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International