«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалында кышлау чорында көзге культураларның торышына нинди шартлар йогынты ясавы турында сөйләделәр.
Хәзерге вакытта республикада көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, табигый сирәклек 10% тан артмый. Мондый нәтиҗәгә «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалында быелның 16 февраленә булган хәл буенча кырларның гомуми торышын билгеләгәннән соң килделәр. Учреждение белгечләре 6,56 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр.
Республиканың күпчелек районнарында басуларда калын кар катламы күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә белгечләр тамыр урнашкан тирәнлектәге температураның -1С һәм аннан югарырак булуы шикәрлелекне тизрәк югалтуга һәм үсемлекләрнең һәлак булуына ярдәм итәчәген кире какмый.