Бүген Нурлатта мөселман хатын-кызлары гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча фикер алышты

2024 елның 17 феврале, шимбә

Фикер алышу вакытында ир белән хатын, туганнар, балалар арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре күтәрелде. Наилә Җиһаншина гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрнең серләрен ачты, балаларны тәрбияләү турында сөйләде. Анда катнашучылар шәригать кануннары буенча һәм милли традицияләрне исәпкә алып ничек киенергә кирәклеге турында белделәр. Нурлат мөселман хатын-кызлары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Чара көндезге намаз уку һәм чәй эчү белән тәмамланды. Очрашуны Гаилә елына багышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International