Якташыбыз, шагыйрь, рәссам, «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланган Фестиваль аның иҗатын Нурлаттан гына түгел, Татарстан Республикасының башка районнарыннан, Россия Федерациясенең Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән дә яратучыларны берләштерде.
Сәхнәдән барлык катнашучыларны район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.
"Гакыйль Сәгыйров-Нурлатның атаклы улларының берсе, аның тормышы чын батырлык үрнәге булып тора. Аның гомере буе кече ватаны, туган җире белән бәйләнеше бик нык булган, шуңа күрә аның исеме барлык нурлатлылар күңелендә. Аның сәнгать һәм әдәбият дөньясына керткән өлеше бик кыйммәтле. Якташыбызның бай мирасы безнең өчен, нурлатлылар өчен, бигрәк тә яшь буын өчен илһам чыганагы булып тора, ә тормыш юлы – үрнәк», – дип билгеләп үтте ул.
Монда ук Дамир Азатович бүләкләр тапшырды. 2023 елның августында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова инициативасы белән гамәлгә куелган Гакыйль Сәгыйров исемендәге беренче премиягә ике дистәгә якын китап авторы, ТР Язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Илдус Диндаров һәм педагог, музейга, Гакыйль Сәгыйров исемендәге сайтка нигез салучы Гөлүсә Әһлиуллина лаек булды. Язучы һәм рәссам иҗатын популярлаштыруга керткән өлешләре өчен Дамир Ишкинеев «Нурлат-информ» коллективына һәм 2нче мәктәп укытучысы Зилә Сафинага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Төбәкара фестиваль кысаларында Гакыйль Сәгыйров иҗатын яратучылар арасында иҗади конкурслар оештырылды: укучылар “Кабатланмас моң”, рәсем сәнгате буенча “Серле дөнья”, вокал башкаручылар “Шатланам мин җырлар булып калуыма...” бәйгеләрендә катнашты. Чара барышында әлеге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әйтик, «Нурлат-информ» җитәкчелегендә узган «Кабатланмас моң» конкурсында төрле яшь категорияләрендә һәм номинацияләрдә 141 кеше катнашты. Конкурс нурлатлылардан тыш Апас, Әтнә, Аксубай һәм башка районнарда, Татарстанның Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Россия Федерациясенең Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләрдә дә зур кызыксыну уятты. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнарны һәм акчалата бүләкләрне «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева һәм конкурсның баш спонсоры-«Прогресс-В» компанияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин тапшырды. Дипломнарны «Ника» фотосалоны хуҗасы Алексей Никоноров тәкъдим итте.
"Гакыйль Сәгыйров – гаҗәеп батырлык, оптимизм, талант, кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәт кешесе, ул-Россия байлыгы. Без аның истәлеген хөрмәт итәбез. Ул яшь буын өчен искиткеч үрнәк, мондый сирәк кешеләрдән өйрәнергә кирәк, ул параличланган хәлдә сынмаган, иҗат иткән, кешеләрне илһамландырган.
Без аны истә тотарга, аның иҗатын өйрәнергә һәм аңардан үрнәк алырга тиеш», – дип билгеләп үтте Вазыйх Гатович.
Фестивальдә күпсанлы кунаклар – Татарстанның Яшел Үзән, Аксубай, Алексеевск районнарыннан Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәләре җитәкчеләре, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән делегацияләр катнашты. Нурлатлылар Наил Сәгыйровны да алкышлар белән каршы алдылар, Ул талантлы абыйсының истәлеген хөрмәтләргә һәм аның иҗади мирасын мәңгеләштерүгә керткән өлеше өчен якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерергә дип, гаиләсе белән Димитровградтан килде.
"Кече ватаныбызда абыйны онытмауларына бик шат, аның турында хәтер яшәсен өчен зур көч куялар, үсеп килүче буын аны белә һәм хәтерли», – дип билгеләп үтте Наил Шәрифулла улы.
Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова «Сәләтең – тиңсез хәзинә» I төбәкара иҗат фестиваленең баш оештыручысы һәм инициаторы Гакыйль Сәгыйров истәлеген саклауга үз өлешләрен һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен чара кунакларына зур рәхмәт белдерде.
"Бәйрәм Татарстан Республикасын, Россиянең Ульяновск һәм Самара өлкәләрен берләштерде. Биредә яшь буын вәкилләре дә бар, без алар белән нәтиҗәле эш алып барабыз, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте ул.
Фестиваль кысаларында Мәдәният сарае фойесында «Серле дөнья» рәсемнәр конкурсында катнашучыларның эшләре, Җирлекара үзәк китапханәдән шагыйрь җыентыклары күргәзмәләре оештырылды, шулай ук Нурлат районының Биккол авылында һәм Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Моисеевка авылында эшләүче Гакыйль Сәгыйров исемендәге музей экспонатлары тәкъдим ителде.