Марат Сафиуллин: татарстанлыларның 96 проценты декларацияне онлайн тапшыруны өстен күрә
2024 елдан социаль салым ташламаларына балаларны укытуга, мәгарифкә, дарулар сатып алуга, медицина һәм физкультура – сәламәтләндерү хезмәтләренә лимитлар арттырылды. Аларны кем һәм ничек ала алачагы турында «Татар-информ» интервьюсында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.
Декларацияне 2 майга кадәр тапшырырга кирәк
- Марат Әдипович, һәр ел саен физик затлар кеременә салым буенча декларация кампаниясе беренче гыйнвардан башлана. Беренче нәтиҗәләр турында сөйләп буламы?
- Әйе, салым түләүчеләр безне гыйнвар башыннан ук активлыклары белән гаҗәпләндерә. Яңа ел каникуллары вакытында безнең хезмәт инде 3-НДФЛ декларацияләрен электрон рәвештә кабул итте. Бу процессның нәтиҗәлелеге алдынгы технологияләр ярдәмендә мөмкин булды. Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ярдәмендә салым бурычларын үтәү тиз һәм уңайлы булды. Татарстанлыларның 96% тан артыгы шәхси кабинет аша 3нче НДФЛ декларациясен тәкъдим итүне өстен күрә.
Әйтик, гыйнвар аенда без 28,5 мең 3-НДФЛ декларациясе алдык, ә февральнең беренче атнасында – 17 мең. Гадәттә, беренче декларацияләрне без салым ташламасына хокуклы кешеләрдән алабыз.