Бүген, әлеге истәлекле вакыйгага 35 ел тулуны билгеләп үтү көнендә, үзәк паркта сугышчы-интернационалистларга куелган мемориаль комплекс янында нурлатлылар Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны искә алырга җыелды.
Митинг һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куюдан башланды. Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, иҗтимагый оешма әгъзалары, мәктәп укучылары, шәһәр һәм район халкы катнашты. Аларны тантаналы рәвештә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков сәламләде.
"Бүген безнең район тарихында үзенчәлекле көн. Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көннән соң 35 ел узды, бу вакыт эчендә берничә буын үсеп буйга җитте, әмма безнең хәтер әле дә шул фаҗигале вакыйгаларны яхшы хәтерли. Яшь буын меңләгән яшь егетнең халыкара бурычын лаеклы үтәп һәлак булганын белергә тиеш. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар. Нурлат районыннан Әфганстанга сугышка 172 егет киткән, бүгенге көндә аларның 139ы гына янәшәбездә. Аларның күбесе югары бүләкләр белән бүләкләнгән. Бүген без сугыш чоңгылы аша үткән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Сез Әфганстандагы бурычыгызны намус белән үтәдегез», – дип билгеләп үтте Дамир Азатович.
Ул ветераннар хәрәкәте активистларына эчкерсез теләкләр белән Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Кадерле интернациональ бурычларын үтәгән нурлатлылар, мин сезгә хезмәтегез, ватаныбызга мөнәсәбәт һәм кылган гамәлләрегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сугышчан кардәшлек-иң бердәм кардәшлек, алар окопларда иңгә-иң хезмәт иткәннәр, һәм мемориалга килүегез сезнең бердәмлегегезне тагын бер тапкыр исбатлый. Сез безнең барыбызга да, бигрәк тә яшь буынга, илебезне ничек яратырга кирәклегенә үрнәк булып торасыз. Эшегез, хезмәтегез, Ватанга мәхәббәтегез өчен сезнең алда башыбызны иябез", - диде Александр Шадриков.
Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның үзләренең интернациональ бурычларын намус һәм батырлык белән үтәгәннәрен билгеләп үтте. Район башлыгы Дамир Ишкинеевка, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллинга, Гайтан авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеевага һәм җәмәгать оешмасының кайбер әгъзаларына Әфганстан Республикасындагы сугыш хәрәкәтләре һәм Төньяк Кавказ төбәгендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советының рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сугыш хәрәкәтләренең кайбер ветераннары Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулу истәлекле медальләре белән бүләкләнделәр.
Митинг традиция буенча истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.