Нурлатта Равил Кузюров катнашында киңәшмә узды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашындагы киңәшмәдә «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

 Биредә 2023 елда учреждениеләрнең эшенә йомгак ясалды һәм 2024 елның янгын куркынычы һәм урман культурасы сезонына әзерлек мәсьәләләре җентекләп тикшерелде. Киңәшмәдә иң яхшы хезмәткәрләргә әлеге системада намуслы хезмәтләре өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International