Шәһәр Мәдәният сарае фойесында кунакларны иҗади эшләр күргәзмәсе каршы алды.
Кунакларда Егоркино мәктәбе педагоглары тәкъдим иткән экспозиция зур кызыксыну уятты. Мәктәп музеенда сакланган экспонатлар турында Светлана Дементьева җентекләп сөйләде.
Чараның тантаналы өлеше Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видео мөрәҗәгатеннән башланды.
Залда җыелганнарга котлау сүзләрен Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җиткерде.
"Хөрмәтле педагоглар, тармак ветераннары, сезнең кыйммәтле хезмәтегез, үзегезне үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм өйрәтү эшенә тулысынча багышлаганыгыз өчен рәхмәт. Сез аларны чын патриотлар, зур һәм игелекле йөрәкле кешеләр итеп тәрбиялисез. Моңа тагын бер дәлил булып бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклауда торган егетләрнең батырлыгы, каһарманлыгы, Ватанга мәхәббәте хезмәт итә", - диде Дамир Азатович.
Эш визиты кысаларында бүген Нурлатта Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булды. Шәһәр Мәдәният сараенда педагогларны хөрмәтләү тантанасы баруын ишеткәч, тантанада катнашучыларны шәхсән котлар өчен килде.
"Мин бүгенге очрашуыбызга бик шат. Укытучы эше-зур фидакарь хезмәт, мин моны ишетеп кенә белмим, әти-әнием дә педагоглар иде. Сезгә уңышлар, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, сәламәтлек, яңа казанышлар телим", - диде Равил Әфраимович.
Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин катнашында бүләкләү тантанасы узды. Мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән 3нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Лукьянова һәм Нурлат гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Мостафина бүләкләнде.
Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән Нурлат мәктәп-интернаты укытучысы-дефектологы Ирина Гатина, «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәсимә Рәхимова, 9нчы мәктәпнең директорның уку-укыту буенча урынбасары Ольга Пакшина билгеләнде.
Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән аграр техникум укытучысы Нурсинo Хәнәфиева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән Иске Чаллы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Домаркас бүләкләнде. Кайбер укытучыларны район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Нурлат территориаль оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрова үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Чараны «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм педагогларның концерт номерлары бизәде.