Әгәр көнкүреш техникасы көчәнеш үзгәрүе аркасында янган булса - кулланучы өчен белешмә

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Шәхси яки күп катлы йортларда яшәүчеләрнең күбесе электр энергиясе өзелү нәтиҗәсендә көнкүреш техникасы һәм электроникасы ватылу очрагына эләгә. Шуннан соң яңа электр көнкүреш техникасын ремонтларга яки сатып алырга кирәк.

Игътибар! Электр белән тәэмин итү тәүлек әйләнәсе һәм өзлексез башкарылырга тиеш.

Кулланучы гражданнарга бирелә торган электр энергиясе сыйфатына таләпләр РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 елның 354 номерлы карары белән расланган “Күп фатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы биналарның хуҗаларына һәм кулланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү” кагыйдәләрендә каралган . Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация һәм дәгъва белдерүләре алу өчен, сез «Нурлат, Аксубай районнарында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация үзәге белгечләренә, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат бүлегенә (Татарстан) мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Нурлат ТО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International