Бу юлы аларга СВОдагы якташларга разведка-һөҗүм дронын сатып алып илтергә кирәк.
Шуңа күрә «Сугышчан туганлык» вәкилләре нурлатлыларга аны сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
"Хәзерге вакытта фронтның иң катлаулы участокларының берсе-Кременной юнәлеше. Безнең солдатлар куелган барлык бурычларны фидакарьлек белән үтиләр һәм дошманны кысалар. Ләкин, кызганычка каршы, югалтуларсыз булмый. Сүз 25нче армиянең 37нче штурм полкы сугышчылары турында бара. Сугыш хәрәкәтләренең үзенчәлеге аркасында, аларга RS пульты белән 330000 сумлык DJI Mavik3 combo разведка-һөҗүм дроны бик кирәк, шундый үтенеч белән “Сугышчан туганлык” вәкилләре нурлатлыларга мөрәҗәгать итә.
“Кичәге көнгә уртак тырышлык белән кирәкле сумманың өчтән бер өлеше җыелды. Барыбыз бергәләп уртак көч белән, һәрвакыттагыча, солдатларыбызга ярдәм итәрбез. Бергәләп катлаулырак мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкин ич!”,- диелә “Сугышчан туганлык” мөрәҗәгатендә.
Барлык сорауларга җавапны 89370085366 т. буенча Дилүс Фирусович А.дан белешергә мөмкин