Нурлат сугышчылары алгы сызыктан өйләренә кыска вакытлы ялга кайталар.
Шушы көннәрдә район башлыгы Мамык авылыннан мобилизацияләнгән хәрбиләрнең берсе белән очрашты. Сугышчы алгы сызыктагы вәзгыять, безнең егетләрнең уңышлары турында сөйләде.
Очрашуда махсус операциядә катнашучы үзенең проблемалы мәсьәләсен әйтте. Дамир Азатович һәрвакыт СВО әгъзалары һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашырга әзер. Шулай ук аның барлык урынбасарлары да һәрвакыт элемтәдә тора.
"Егетләребезгә ярдәмебез-безнең Җиңү һәм аларның тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуы өчен эшләгән булышлыгыбыз!,- диде район башлыгы.