Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә.
Дуңгызларның Африка чумасы белән авыруы турында шикләнгән очракта, хайваннарның хуҗасына бу хакта районның дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә кичекмәстән хәбәр итәргә һәм авыруларны һәм дуңгызлар авыруы буенча шикле булган хайваннарны суюны һәм аларның продуктларын (кош-кортны да кертеп) ит, дуңгыз мае, тирес, каурый, мамык һ.б.) сатуны туктатырга кирәк.
Хөрмәтле республикада яшәүчеләр! Бу аеруча куркыныч авыру буенча республиканың иминлеге сезнең уяулыгыгыздан, аңлавыгыздан тора!
АЧС профилактикасына бәйле сораулар барлыкка килгәндә, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: (843) 278-93-53