Алар барысы да конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр. Безнең районны 3 педагог тәкъдим итә: Рәсимә Рәхимова (“Әкият”), Зөһрә Савич (“Алсу”) һәм Вера Никифорова (“Чишмәкәй”).
Катнашучылар алдында үзләрен визит карточкасында тәкъдим итү, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыль күрсәтү бурычы тора.
Вера Никифорова 20 елдан артык стажы булган педагог, жюри судына ул балалар белән финанс грамоталылыгы темасына шөгыль тәкъдим итте.
"Тема бик актуаль һәм кызыклы, балалар тәкъдим ителгән биремнәрне рәхәтләнеп үтәделәр. Алар белән бергә без Простоквашинога виртуаль сәяхәт ясадык, анда балалар мультфильм геройларына төрле финанс ситуацияләрендә ярдәм иттеләр», – дип сөйләде Вера Владимировна. Педагогик осталык конкурсында ул беренче тапкыр катнаша, аның сүзләренчә, ул анда җиңүгә ирешмәсә дә, һичшиксез, зур тәҗрибә алачак, ул алга таба эшләүдә кирәк булачак.
Безнең районнан тагын бер конкурсант Рәсимә Рәхимова үз дәресендә әкиятләрнең тәрбия эшчәнлегендә ничек ярдәм итүен күрсәтте. Аның дәресе тулысынча татар телендә узды, мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар, туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәнделәр.
"Миңа балаларның активлыгы бик ошады, алар татар телен яхшы беләләр. Мин алар белән аралашудан һәм конкурста катнашудан күңелемә рәхәтлек алдым», – дип уртаклашты Рәсимә Гасыймовна.
Зона конкурсында җиңүчеләрне составына республиканың Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре кергән компетентлы жюри бәяләде.
"Конкурс ике номинация буенча уза: «Ел тәрбиячесе» һәм «Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе». Быел бездә республиканың 45 муниципалитетыннан 138 катнашучы гариза бирде. Февраль аенда уза торган зона этапларында без 20 финалистны сайлап алачакбыз. Нәкъ менә алар республиканың иң яхшы тәрбиячесе исеме өчен көрәшәчәк», - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем буенча әйдәп баручы консультанты Татьяна Сидорова.