Генераль продюсер, «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручы Дмитрий Туманов, Россия Федерациясенең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, балетмейстер, Россия Федерациясенең атказанган артисты Раилә Гарипова Нурлат районының яшь талантларына-фестивальдә катнашучыларга мастер – класс уздырды, алар белән үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аларның киңәшләре ел саен балаларны конкурска әзерләүче педагогларга да файдалы булды.
Яшь нурлатлылар чыгышында район Башлыгы Дамир Ишкинеев та булды. Ул кунаклар белән очрашты, алар белән фестивальгә әзерлек буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты, шулай ук катнашучылар белән аралашты.
Нурлат районы жюри игътибарына «Хореография», «Конферанс», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр» һ.б. номинацияләр буенча 50дән артык номер тәкъдим итте, аларда 200дән артык бала катнашты.
Шунысы игътибарга лаек, быел фестивальнең зона этабы Нурлатта 12 һәм 13 мартта узачак. Биредә яшь нурлатлылар тагын 7 район вәкилләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Концертта 1 меңнән артык яшь талант катнашыр дип көтелә.