Игътибар һәм хөрмәт белән
Богдашкино авыл җирлегендә ике тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Евдокия Андреевна Крайнова һәм Нина Васильевна Маркина авылдашларының зур хөрмәтен һәм игътибарын тоеп яши.
Йорт хуҗалыклары исәпләнде
Авыл җирлегендә элек исәпкә алынган капиталь төзелеш объектларын һәм җир кишәрлекләрен теркәү буенча эш тәмамланды. Богдашкинда 104 шундый объект: 17 йорт һәм 87 җир участогы. Бу эш монда 2021 елдан алып барыла.
Өйгә газ килде
2021 елдан гамәлдә булган догазификация программасына богдашкинолылар да кушылды. Әлеге программа буенча 4 гаиләдән гаризалар килгән, бүгенге көндә аларның йортларына газ кертелгән.
Такталары да үзләренеке
Богдашкинолыларга агач материаллары һәм утын эзләп еракка барырга кирәкми. Чөнки торак пункт территориясендә ике пилорама эшли. Мәсәлән, Владимир Кашкаров пилорамасында 8 кеше эшли. Монда барлык кирәкле техника һәм җиһазлар бар.
Үзара салым акчаларын җыялар
Авыл халкы 2024 елда үзара салым акчаларын 1000 сумнан җыярга карар иткән. Аларны һәм дәүләт тарафыннан финансланган акчаларны Совет һәм Октябрь урамнарында юллар төзүгә, урам утларын һәм суүткәргеч челтәрен ремонтлауга һәм карап тотуга юнәлтергә планлаштыралар. Авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова сүзләренчә, билгеләнгән эшләрне вакытында башкару өчен үзара салым акчаларын 20 мартка кадәр җыярга кирәк.