«Фанат» бокс клубында шөгыльләнүче спортчы Татарстан беренчелеге ярышлары призеры булды

2024 елның 11 феврале, якшәмбе

Бөтен республикадан 15-16 яшьлек 156 иң яхшы боксер Түбән Кама шәһәрендә узган ТР Беренчелегендә катнашты. Ярышларда Нурлат шәһәренең “Фанат" клубы спортчысы Тимур Захаров өченче урынны алды. Тренер Олег Власенконың укучысы Яр Чаллы һәм Түбән Кама спортчыларыннан ике көрәштә җиңеп чыкты, ярымфиналда гына Түбән Камадан көндәшенә оттырды.

Хәзер Нурлат боксчылары 2010-2011 елларда туган егетләр арасында республика беренчелегенә әзерләнәләр, ул 26 февральдә Алабугада узачак. Безнең шәһәрне «Фанат» клубыннан ике боксер - Денис Сидимиров һәм Булат Шаджанов тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International