Бүген Нурлатның «МИРАС» яшьләр (яшүсмерләр) клубында шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының беренче этабы узды.
Аның максаты-гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар һәм өлкән буын гражданнары арасында шахмат белән кызыксынуны популярлаштыру. Чараны "Россия Пенсионерлар берлеге" ҖЧҖнең җирле бүлеге һәм ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.
Турнирның бу этабында шәһәр һәм районның барлык теләүче гаиләләре катнаша алды.
Команда составында: 1 гаиләнең иң өлкән вәкиле-бабай яки әби, 1 әти яки әни, 14 яшькә кадәр 1 бала-малай яки кыз.
Турнир дуслык атмосферасында узды һәм иң көчлеләрне билгеләде. Ярышларның баш судьясы О.В. Павлов протокол нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 1, 2, 3 нче урыннарны алган гаилә командаларын атады.
Җиңүче дип Рәсүл Мөхәммәтов командасы танылды, аның составында бабасы Мөхәммәтҗанов Дамир Сабирҗан улы һәм әнисе Мөхәммәтова Алия Дамир кызы бар. Бу җиңүче гаилә командасы 2024 елның 16 декабрендә Базарлы Матакта шахмат буенча республика турнирының зона ярышларында катнашачак.
Икенче урында Әмир Мөхтәсимовның гаилә командасы, Әбисе - Мөхтәсимова Галия Вазыйх кызы һәм әтисе - Мөхтәсимов Илдар Минтаһир улы.
Өченче урын Илиза Гомәрованың гаилә командасына бирелә, аның составында бабасы Гомәров Минсалих Әхмәтсафа улы һәм әтисе Гомәров Фидаил Минсалих улы.
"Россия Пенсионерлар берлеге"нең район бүлеге рәисе Р.М. Шакирова барлык командаларны котлады һәм медальләр һәм грамоталар тапшырды