Быел истәлекле чара 15нче тапкыр уздырылды.
Чулпан авылында традицион истәлекле турнир инде икенче ел рәттән ике якташыбыз – Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Рәис Вәлиәхмәтов һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Малыгин истәлегенә багышлана. Алар икесе дә хәрби бурычларын үтәп, Ватаныныбызны яклап һәлак булдылар.
Чулпан авылындагы истәлекле турнирны юкка гына батырлык дәресе дип атамыйлар. Чарага Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы, «Сугышчан кардәшлек» әгъзалары, якташлар җыела, бу юлы биредә кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар да килде. Турнирның мактаулы кунаклары булып геройларның туганнары-якташлары килде – чарада Александр Малыгинның әти-әнисе Һәм Рәис Вәлиәхмәтовның абыйсы катнашты.
"Алар кыска, ләкин бик якты тормыш кичерделәр. Яшьли вафат булдылар, әмма Ватаныбызны, Россияне яклап хезмәт иттеләр. Алар үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Сугышчыларның әти-әниләренә, туганнарына сабырлык телим. Бик сагышлы һәм күңелгә үтеп керерлек чара. Рәхмәт сезгә, чулпанлылар, 15 ел дәвамында әлеге истәлекле турнирны үткәрү мөмкинлеген табуыгыз. Без аларны хәтерләгәндә, алар исән», - дип мөрәҗәгать итте чараны ачу тантанасында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Александр Малыгин Һәм Рәис Вәлиәхмәтовның туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Патриотик чара активистларны, спонсорларны бүләкләү, сугыш хәрәкәтләре ветераннары таныклыкларын тапшыру һ. б. белән дәвам итте.
"Турнирны традиция буенча җирле мәктәп коллективы, авыл җирлеге башкарма комитеты, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары, «Сугышчан туганлык», авылдашлар, спонсорлар белән берлектә оештырдык. Барыгызга да рәхмәт. Ә волейбол командалары-җиңүчеләр быел акчалата призларны махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәмгә җибәрергә карар иттеләр", - дип рәхмәтен белдерде турнирны оештыручыларның берсе, инициатор Илнур Насыйбуллин.
Чараның спорт өлеше, традиция буенча, мәктәп командалары арасында хоккей турнирын һәм өлкәннәр арасында волейбол турнирын үз эченә ала. Спорт ярышларында 10 команда катнаша.