Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат район үзәк хасхаханәсененең хирургия бүлеге шәфкать туташы Лилия Хәйретдинова да бар.
Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
- Бу бүләк минем өчен көтелмәгән хәл. Мин үз коллективыма бик рәхмәтле, чөнки аның ярдәме булмаса, профессиональ нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмас иде, - ди ул.
Нурлат үзәк район хастаханәсендә Лилия Чыңгыз кызы 30 ел эшли.
Дәүләт бүләкләренә шулай ук «Алиев А.Б.» КФХ башлыгы Али Алиев лаек булды, аңа «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде, «Фидакарь хезмәт өчен» медале Егоркино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Булатовага һәм мәдәният үсеше үзәгенең кадрлар бүлеге инспекторы Альбина Топоровага тапшырылды, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә казанышлары өчен» – район Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтовага, «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем «Сөләйманов Ә.И.» КФХсы тракторчысы Виталий Богдановка бирелде, Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егоровага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.