Нурлат шәһәренең 9нчы мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе узды.
Бу юлы Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге вәкилләре югары сыйныф укучылары белән мөһим темага сөйләштеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ветераннар советы рәисе Александр Мясников хокук саклау органнарында, шулай ук кайнар нокталарда хезмәт итү еллары турында сөйләде. Бүгенге егетләр өчен махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар батырлык һәм патриотизмның иң яхшы үрнәге булып тора, дип билгеләп үтте.
Теманы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Ринат Паймурзин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Нурлат бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары Ринат Мөгайнетдинов дәвам итте. Шулай ук алар бүлектә хезмәт итү, Алабугадагы Суворов училищесына керү мөмкинлекләре, югары юридик белем алу перспективалары, РФ Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегендә хезмәт итү турында да сөйләделәр. Бу мәгълүмат күп укучыларда кызыксындырды.