Нурлат районы мәдәният үсеше үзәгенең кадрлар бүлеге инспекторы Альбина Алексеевна Топорова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин район Советының йомгаклау сессиясендә Альбина Алексеевнага бүләк тапшырды.
Альбина Алексеевна Топорова 1996 елның сентябреннән бирле эшли. 2001 елның августында мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлана, ул бүгенге көнгә кадәр шулай булып тора да.
Альбина Алексеевнаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм ирешкәннәрдә тукталмаска, яңа җиңүләр һәм киләчәктә дә шундый югары казанышлар яулавын телибез!